Татарстанның билгеле кешеләре Корбан бәйрәмен ничек бәйрәм итә.

«Курше.ру» сайты барыгызны да Корбан бәйрәме белән тәбрик итә.
Бу көннәрдә мөселманнар иң изге бәйрәмнәрен: Корбан гаетен бәйрәм итә. Бу бәйрәм корбан чалу йоласы белән бәйле.
16 ноябрь көнне гает намазын уку өчен меңләгән мөселман мәчетләргә юл тотты. Бәйрәм алдыннан Татарстанда тагын 4 яңа мәчет сафка басты.
Намаздан соң мөселманнар корбан чалдылар. Корбан ите өчкә бүленә: гаилә өчен, бәйрәм мәҗлесе оештыру өчен һәм фәкыйрь-мескеннәргә өләшү өчен.
Татарстанның билгеле кешеләре Корбан бәйрәмен ничек бәйрәм итә соң?
Кафиль Әмиров, Татарстан прокуроры:

Минем яшьлегем коммунистлар идеологиясе чорына туры килде.  Шуңа күрә мин Ислам кануннарын җиренә җиткереп үтәмим. Ләкин шуңа да карамастан, ата-бабаларыбыз традицияләренә зур ихтирам белән карыйм.
Прокурор буларак әйтә алам:
Татарстанда бер конфессия бәйрәмнәре икенче конфессия вәкилләре тарафыннан ихтирам ителәләр.
Салават, Россия һәм Татарстанның халык артисты:

— Корбан-бәйрәмне туган ягым, Башкортстанның Аксәет авылында билгеләп үтәм. Намаздан соң туганнар белән корбанга сыер чалырга уйлыйбыз. Итнең бер өлешен мескеннәргә өләшәчәкмен. Авылда тагын берничә көн кунарга уйлыйм. Районыбызга быел 75 ел тула, шул тантаналарда катнашам.
Туфан Миңнуллин, Татарстанның халык язучысы:

— Мин атеистлар җәмгыятендә үстем. Ул чорда дини бәйрәмнәр үткәрелмәде. Ләкин бүген минем халкым Корбан бәйрәмен үткәрә, димәк мин дә үткәрәчәкмен. Иртәдән мәчеткә барам. Барлык догаларны белмәсәм дә, йолаларны башкарырга тырышам. Сарык чалдырып, итен фәкыйрьләргә өләшермен…
Марат Хөснуллин, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры:
— Корбан-бәйрәмне традиция буенча гаиләм белән үткәрәм. Туган ягым Чистайда иртә белән мәчеткә барам, корбан чалу йоласы башкарам. Аннары туганнар белән бәйрәм өстәле тирәсендә җыелабыз.
Фирдәүес Кәбиров, «КАМАЗ-мастер» командасы пилоты :

— Корбан бәйрәмен безнең гаилә күп еллар үткәреп килә, совет елларында да бәйрәм өстәле артында җыелыша идек, бүген дә шулай эшлибез. Чаллы мәчетендә намаз укыгач, Минзәлә районы Наратлы авылына кайтам — анда безнең әти-әниләр яши… Корбан чалып, бәйрәм табыны артында туганнар белән утырырга уйлыйбыз. Кич белән Яр Чаллы шәһәрендә башка туганнар белән очрашачакбыз.