КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Танзанит — бик сирәк очыраша торган иң кыйбат ташларның берсе
Танзанит — бик кыйбат һәм бик сирәк кыйммәтле таш.
Беренче танзанит 1967 елда Килиманджаро таулары тирәсендә табылган.
Шул вакыттан Танзаниянең төньягында булган Аруша провинциясе танзанитның дөньядагы бердәнбер билгеле чыганагы булып калды.
Танзанит — цоизит минералы төре , алюминий һәм кальций силикаты.

Танзанит дөньядагы иң сирәк кыйбат ташларның берсе дип санала, һәм ул якут белән, зөбәрҗәт белән һәм зәңгәр якут белән беррәттә тора.
Танзанитны сата торган бердәнбер оешма «Tanzanite International» дип атала. Бу оешманың үзәг офисы Кейптаунда урнашкан.



