Танылган рәсемнәнең копиясен каләм белән ясап була

Сингапур дизайнеры Чань Хви Чун рәсем сәнгате шедеврларының копияләрен гап-гади кара каләм белән ясый ала икән! Иң кызыгы, ул шул копияләрне бер спираль буенча үтә торган юл белән ясый.

Чань Хви Чун үзенең оригиналь манерасында Леонардоның «Мона Лиза»сын, Вермеерның «Энҗе алкалы кыз»ын һәм Ван Гог автопортретын ясаган.

Бу уникаль эш бик зур төгәллекне тәләп итә — рәссам хатаны ясаса, рәсемен яңадан башлый. Аның сүзләре буенча, эшләренең фикере менә нинди — ручка кебек әйбер белән дә тулысынчы идарә итеп була.