Тәмле велосипед

Велосипедны уйлап чыгара аласызмы? Әйе-әйе, аны инде күптән уйлап чыгарганнар, ләкин моңа карамастан, аны хаман да уйлап чыгаралар бит! Менә, мәсәлән, Швеция фотографы Фабиан Ерн һәм арт-директор Хоаким Хедблад ашамлыклардан ясалган тәмле велосипедны уйлап чыгарганнар.

Велосипед олешләре буларак алар суганнарны, казылыкны, спагеттины, кишерне, сиропны, лаймны, лимонны, кара спагеттины, макароннарны, грейпфрутларны, армутны, сырны, кыярларны, шикәрне, әфлисуннарны алганнар. Һәм барысын да тоташтырыр өчен аларга бик күп зәйтүн мае кирәк булган.