Тәмле «отель»

Лондонда гадәттән тыш «отель» ачылган.
Ул тулысынча тәмле ашамлыклардан ясалган.
Кызык төзелмә кешеләрне20 марттан кабул итә башлаган.
Бу көнне Лондон яшәүчеләре сигез тәмле бүлмәле «отельда» кунак була алганнар.

Анда диварларны да, тәрәзә төпләрен дә ашап була — алар тәмле помадкадан ясалган. Барлык җиһаз, аксессуарлар, интерьер һәм сәнгать әсәрләре, бизәкләр бисквиттан, миндаль печеньедан, пирожныйлардан, безедан, кремнардар һәм башка кондитер ашамлыклардан ясалган.

Бу «отелҗ» өстендә 14 специалист эшләгән. Алар «төзелмә материалларын» әзерләвенә 2 мең сәгать әрәм иткәннәр, ә бүлмәләрнең декорына 900 сәгать кирәк булган.