Тәлинкәләрдәге абстракт рәсемнәр

Америкада, Сан-Францискода яши торган рәссам һәр көнен яңа абстракт рәсемнән башлый. ләкин ул аларны кәгазьдә түгел, ә лаборатория табак-савыты өстендә эшли (Петри чашкасында). Петри чашкасы, гадәттә, микробиологиядә кулланыла, бу цилиндр формасында булган савыт төрле клеткаларны үстерю өчен кулланыла.

Клэри Рейс проекты «Daily Dish 2013»исемен алды. Клери биоинженерия белән кызыксына, һәм аның барлык рәсемнәре нигезендә электрон микроскоп ярдәме белән күрелгән әйберләр ята. Рәссам озак итепбиологик формаларны карый,  ә аннары соң күргәнен гаҗәеп төрле-төсле сәнгать әсәрләренә әйләндерә.