Сюрпризлы поезд

Тыштан карасаң — бу гап-гади метро вагоны, ләкин ул шундый гади түгел шул. Бу поезд Париж-Версаль маршруты буенча бара, һәм эчендә ул үзе дә Версаль сыман ясалган. Шулай сез Парижда ук бу искиткеч урын буенча экскурсияне башлыйсыз!

Гади электричкага утырып сез шундук Версаль һәм Людовик XIV атмосферасына эләгәсез. Туристларга шундый сюрпризны SNCF (Франциянең тимер юллары милли җәмгыяте) президенты Гийом Пепи һәм «Версаль сарае музее» дәүләт оешмасы башында торган Катрин Пегар ясарга булганнар.