Яңа мәкаләләр
СуперАлиса
Артист турында:
СуперАлисаның чын исеме Хөсәинова Алисә Шамил кызы. Ул электротреш жанрында эшли торган татар поп-җырчысы. Үз иҗтында СуперАлиса элктропоп-аранжировакаларны татр көйләре белән берләштерә. Ул паранджа киеп чыгыш итә, ә кайбер җырларында исламның нигезләрен аңлата.
Аның музыкасында техно, индастриал элементлары бар, шул ук вакытта СуперАлиса җырларын чын күңелдән, моң белән башкара. Кемдер аны Miss Kittin белән чагыштыра, ә СуперАлисаның җырлары төрле төркемнәр ( ммәсәлән Sex Pistols ) җырларына нигезләнә.
СуперАлисаның программасы “Супералиса электрошайтанга каршы” дип атала. Баштаң җырчының концертлары фонограмма астында бирелә иде, ләкин альбомын чыгаруга чын тавышы белән концертлар бирә башлады.
Шулай ук аның чыгышларында “Альберто дель Космико” катнаша ( ул “Черемушки-86” исемле биючеләр бәйгесе җиңүчесе).
Үзенең беренче һәм бердәнбер альбомын СуперАлиса үзе язды. Аның җырлары өчен шигырләрен әнисе яза ( профессиясе буенча программист), ә клипларны ире – кинорежиссер-фантаст — Әхмәт Ибрагимов төшерә.
«Клиплар:»
ЭВМ
TATARSTAN