Су астында туй

Бу Мексикада яшәгән яшь кешеләр һәркемнең исендә калырлык туйны теләгәннәр иде. Шуңа күрә алар аны су астында, 5 метрлык тирәнлектә уздырырга булдылар. 41 яшлек Альберто даль-Лаго һәм 43 яшлек Карла Мунгиа туена 200 дайвер килде.