Стив Джобс отставкага китә

Заманабызнаң иң бөек идәрә итүчеләрнең берсе, Стив Джобс (Steve Jobs)  Apple компаниясе башлыгы урыныннан китү турында игълан итте.


Иң зур IT-компаниянең яңа CEO, белгәнебезчә, Тим Кук (Tim Cook) булачак. Шуның турында Apple компаниясе башлыгы үзенең хатында хәбәр итте.
Apple компаниясе бу яңалык дөрес, һәм Стив Джобс директорлар советы рәисе булуы турында хәбәр итте.

Могаен, Стив Джобсның китүенең төп сәбәбе — аның исәнлеге. Искә төшерәбез, 2004нче елда анарда рак билгеләнгән иде, шул ук елны ул операцияне ясады. 2009нчы елда тагын бер операөия узды.  Шуннан соң  Стив Джобс ярты ел тирәсендә отпускта булды. Бу елның гыйнварендә Apple идәрәчесе вакытсыз отпускка киткән иде.