КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Спенсер Туник Израильдә
Спенсер Туник — дөньядагы иң экстравагант фотосүрәтче. Аның фотоларында күбесенчә ялангач кешеләр төшә. Һәм бер-икеләп кенә түгел, йөзләп, меңләп. Ничек ул кешеләрне шундый фотоларга ризалаштыра икән — билгесез.
Ничек тә булмаса, бу юлы ул Җансыз диңгез буйларында фотосессияне уздырган. Монда ул 1000 кешене чишендергән.
Проектның максаты — Җансыз диңгезгә игътибарны чыгарырга.
Спенсер Туник фикеренчә, аның фотосессиясе Җансыз диңгезне Дөньядагы җиде могҗизаларның берсе арасына кертергә булышыр.





