Спайдер-мен стилендә

Күңелле һәм оригиналь кешеләр авырсалар да, күңелле итеп авыралар. Чиксез фантазия беркайчанда моңсуланып утырырга бирми шул.
Менә, мәсәлән, бу кыз да — кулын сындыруына карамастан, ул бердә моңсуланмый.

Әлбәттә, гипс белән йөрергә авыр һәм җайсыз, ләкин шул ук гипсны Спайдер-мен костюмына әйләндерсәң, бераз күңел ачарга да була!
Әле, барлык күргән кешеләр дә шаккаты — бу үзе бер күңелле күренеш 🙂