Социаль челтәрләрне аяк киеменә әйләндергәннәр

Польша дизайнеры Люмен Биготт популяр интернет-челтәрләре төсләрендә булган кедалар коллекциясен чыгарган. Дизайнер Facebook, Twitter, Wikipedia, YouTube, Google логотипларының төсләрен алып, аяк киемнәрен нәкъ шул төсләргә буяган.

Кызганычка каршы, бу лимитланган коллекция. Ә менә һәркем шундый аяк киемен сатып ала алса, кеше ешырак утырган челтәр рәсемле аяк киемен сатып ала алыр иде.