КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Скотч ярдәме белән ясалган могҗизалы рәсемнәр
Рәсемнәрне нинди генә чаралар ярдәме белән ясамыйлар — иреннәр белән, тузанда, кадаклар ярдәме белән.
Ләкин бу соңгы вакытта килеп чыккан стрит-артның иң могҗизалы күренеше.
Бу рәссам тапкан чара иң кызык һәм сәердер.
Амстердам рәссамы Макс Зорн үзенең рәсемнәрен гади скотч ярдәме белән ясый.
Бер-берсенә кат артыннан катны ябыштырып, ул рәсемнәрнең төрле төсләренә ирешә, ә кирәкмәгәнн җирләрне пычак белән кисеп ала. Әзер рәсемнәрне Зорн шәһәрдә утлы җирләрдә элә.





