Шундый төрле McDonald’s рестораны

Тиз ашау оешмалары арасында американың McDonald’s челтәре дөньядагы иң зур һәм иң популяр оешма дип саналуы беркем өчен дә сер түгел. Иң кызыгы — дөньядагы барлык McDonald’s рестораннарында гамбургерларның тәме бертөрле. Ә менә McDonald’s биналары кар бөртекләре кебек — ике охшашы табарга бик авыр.

McDonald’s рестораннарында барлык ашамлыклар бердән бер рецепт буенча ясала, ләкин яңа McDonald’s бинасы төзелгән чакта проектировщиклар киресенчә кабатланмаска тырыша. Бу кагыйдә түгел, ләкин кешеләр фикере һәм хакимият тәләпләре белән бәйле. Без сезгә монда иң кызык McDonald’s «йортларын» җыеп алдык.