Яңа мәкаләләр
Шотландиядә Твиттер эскәмиясе бар
Шатландиядә Данди шәһәрендә Твиттер эскәмиясе бар.
Аны Кристофер Мкнишол, Англия студенты һәм «Twittet»ны бик каты ярата торган егет ясаган.

Кристофер твиттердан кала шулай ук дизайн белән дә шөгелләнә, һәм белемнәренә нигезләнеп, ул «TweetingSeat» дигән нәрсәне урнаштырган — бу Твиттерга тоташтырылган эскәмия. Бу интерактив эскәмиянең үзенең твиттер-аккаунты да бар икән, һәм аны Данди шәһәренең ботаника бакчасында табып була.

Эскәмия Твиттер стилендә ясалган. Аның өстендә 4 сенсор бар, һәм тирә ягында 2 камера урнашылган — берсе эскәмигә карый, ә икенчесе аның тирә якларына. Анарга кемдер утырган чакта, фотолар ясала, һәм турыдан-туры Твиттерга җибәрелә — шулай кешеләр бакча тирәләрендә нәрсә булганын күрә алалар.

