Шоколадтан ясалган NIKE кроссовкалары

Голландия яшәүчесе Йост Гудриаан (Joost Goudriaan) яңа гаддәттән тыш  NIKE кроссовкаларын ясаган.
Ләкин, кызганычка каршы, бу аяк киемен киеп булмый, һәм анарда кеши йөри алмас.
Ни өчен шулай? Чөнки бу кроссовкалар тиредән түгел, ә школадтан ясалган!

Йост Гудриаан сүзләре буенча, аның дуслары арасындагы берничә кеше еш кына яңа танылган брендлы кроссовкаларны сатып ала, ләкин аларны беркайчанда  кияргә җыенмый.
Алар бу кроссовкаларның тартмасын ачмыйлар да, аларның фикеренчә, шул чакта кроссовкалар бәясе төшәчәк.
Голландяи рәссамы шундый кешеләрдән көлеп, аларны үзләренә киемнәрдән яки әйберләрдән кумирларны ясамаска чакыра.
Гудриаан фикеренчә, шундый әйберләр ләззәт китерсен өчен, аларны гел кулланырга кирәк, ә аяк киемен саклау — гадәттән тыш хәл.