Шешәләрдән төзелгән сарай

Һәркем үз йортын үзе бизи. Яки үзе теләгәнчә төзи. Кемдер гадати юллар белән бара, ә кемдер, бик тә үзенчәлекле булганга күрә, гадәттән тыш нәрсләрне эшли. Менә шулай кызык оригиналь йортлар була да инде. Украинада шешәләр ярдәме белән төзелгән үзенчәлекле сарай бар. Сигез мең шампан шәрәбе шешәсе һәм егерме ел — менә нәрсә Владимир Сысега шундый сарайны төзер өчен кирәк булган. Ике катлы сарайны ул үз бакча җирендә төзегән.