КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Шарлиз Терон үзгәрешләре
Голливуд йолдызы Шарлиз Терон турында күптән инде бернәрсә дә ишетелмәгән иде.
Могаен, ул дистәләгән фотографлардан туеп, бераз ял итәргә уйлагандыр.
Шарлиз вакытын бушка әрәм итмәгән — ул кардиналь рәвештә имиджен алмаштырган.

Танылган йолдыз матур ак чәчләрен кып-кыска итеп кистергән, ә калган чәчләрен кара төскә буяган. Шулай хәзер ул малайга охшаган.
Ләкин, минемчә, анарга шулай да килешә. Әлбәттә, хатын кыз матурлыгы чәчләрендә, ләкин чәчләрне кире үстереп тә була бит.



