Шәп футболкалар

Без бер мәртәбә гадәттән тыш футболкалар турында инде язган идек — анда, хатерләсәгез, ялангач тәннәр сүрәтләнгән иде. Әйе, алар үз вакытында бик кызык булганнар иде, ләкин бер нәрсә дә үз урынында тормый, алга бара.

Шулай ук футболкалар дизайны да көннән-көнгә үзгзрә бара! Хәзерге көндә инде барлык башка килгән уйларны шул мескен футболкаларга чыгарырга була. Ләкин, дуслар, нинди генә модалы футболка булмаса, ул беренче чиратта уңайлы булырга тиеш!