КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Шәп чашкалар
Кешеләрнең күбесендә өендә һәм эшендә үз чашкасы бар. Без чашкабызны танышлардан, туганнардан саклыйбыз, чөнки ул бик җайлы, уңайлы, һәм бары тик анарда гына иң тәмле чәй була. Чашкалар озакламый теш щеткасы сыман булачак — һәркемнең индивидуаль чынаягы.
Чашка — ул гади табак-савыт түгел, үл кешенең нинди икәнен күрсәтә ала. Бик еш кешеләр чашкаларын төрле романтик хисләр белән тутыра. Ә дизайнерлар аларга төрле кыяфәтләрне бирә.







