КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
«Сапсан» поезд-очкычы Казанның кайсы вокзалына килер?
Түбән Новгородтан Санкт-Пертербург шәһәренә кузгалучылар өчен ноябрь аеннан әлеге юл тагын сәгать ярымга кыскара.
Бу өч эре шәһәр: Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Түбән Новгород арасында югары тизлекле «Сапсан» поезды йөри башлау нәтиҗәсе. Үз тизлеге белән очкыч тизлегенә якын булган мондый экспресс-хәрәкәт мөмкинлегенә тиздән Казан шәһәре дә дәгъвә итә алачак. Бу көннәрдә РЖД белгечләре «Сапсан» поезд юлын Түбән Новгородтан Казанга кадәр сузу мөмкинлеген тикшерәләр, бу исә тимер юл маршруты Мәскәү – Т.Новгород — Казан юнәлешенә озынаячак дигән сүз.

Тизйөрешле «Сапсан» поезды Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре арасында инде елга якын хәрәкәт итә. Июль аеннан әлеге югары тизлекле юл Мәскәү белән Түбән Новгород шәһәрләрен дә тоташтырды. Хәзер Түбән Новгородтан Мәскәүгә — 3 сәгать 55 минутта, ә Санкт-Петербургка — 8 сәгать 20 минутта барып җитәргә мөмкин. Казан белән Мәскәү арасындагы 800 км юлны һәм «Сапсан» поездының ким дигәндә 160 км/сәг тизлеген исәпкә алсаң, тиздән Мәскәүгә 5 сәгать, ә яңа тимер юллар да сузылса – бөтенләй, 3 сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин булачак.
Югары тизлекле тимер юлның яңа тармагын 2013 елда Казан шәһәрендә узачак XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Универсиадасына төзеп бетерү планлаштырыла.
