Яңа мәкаләләр
Санкт-Петербургта «iPhone»га һәйкәл куйганнар
9 гыйнварда Санкт-Петербургның информационн технологияләр, механика һәм оптика университеты тирәсендә Стив Джобска багышланган һәйкәлнең тантаналары ачышы узды.
Бу һәйкәл — ике метрлык iPhone телефоны.
Бу искиткеч һәйкәлнең ачылышы көне болай гына сайланмаган — 2007нче елның нәкъ 9 гыйнварендә Америкада Джобс тамашачыларга iPhone телефоннарының беренче буынын тәкъдим иткән.

Ике метрлык «iPhone 4», беләсегез килсә, бушлый wi-fi оләшә. Аның алгы ягында сенсорлы интерактив экран урнашкан.
Шунда Apple оешмасының беренче идәрә итүчесенең биографиясе, фотолары, видеолар күрсәтелә.
Бу мәгълүмат вакыттан -вакытка үзгәрә барачак. Телефонның артында QR-код урнаштырылган, аның аркылы Джобска багышланган сайтка керергә була.


