Яңа мәкаләләр
Сәлих Сәйдәшев (Салих Сайдашев)
Ул татар профессиональ музыкасының әтисе дип санала. Ул чын профессиональ, югары иҗади дәрәҗәдә беренче композиторлар тәҗрибәсен, нәтиҗәләде, купъеллык халык традицияләрен европа музыкасы тәҗрибәсе белән берләштерде, һәм бу нигездә чын милли профессиональ сәнгатьне оештырды. Ул – бөек татар композиторы Салих Сайдашев.
Сәйдәшев Сәлих Замаледин улы 1900нчы елның 3 декабрендә Казанда туа. Музыкаль таланты яшь чагыннан ук билгеле булды. Аның беренче укытучысы халык музыканты Загидулла Яруллин була, а соңырак Казан музыка училищесының күренекле педагоглары.
1918нче елда яшь музыкант оркестр оештыра. 1920нче елда ул Кызыл Армия рәтләренә уз теләге буенча керә, ә аннан кайтуга Оренбургның музыка мәктәбендә хезмәт итә.
1922нче елда Сәлих Казанга кайтып, Камал исемендәге Дәүләт академик театрында дирижер һәм музыкаль җитәкче буларак эшли башлый. Аның иҗади эшчәнлеге төрле якларга тарала – бер-бер артлы “Галиябану”, “Башмагым”, “Ил”, “Зәңгәр шәл” музыаль әсрләре килеп чыга. Салих Сайдашев музыкаль драма жанрында С. Габяши эзләре буенча китә.
Шул ук елларда ул “Советлар Армиясе маршын” яза, яңа музыкаль әсәрләр ясау өстендә эшли, пианист һәм дирижер буларак төрле концерларда чыгыш итә.
1934-1938нче елларда Сәлих Сәйдәшев Мәскәүдә татар опера студиясендә белем ала. Мәскәүдән кайтуга ул Галиәскәр Камал театрында эшен дәвам итә, яңа әсәрләр яза, спектакльләргә музыканы яза.
1954нче елның 16 декабрендә Салих Сайдашев вафат була.



