Яңа мәкаләләр
Салават Миннеханов
Төрле музыкаль жанрда иҗат итә алу бар кешегә дә бирелмәгән. Диско, R&B, латино, рок, фанки и татар милизматикалы җырлар. Болар барысы да әлеге җырчының иҗатына хас. Сүзем татар эстрадасының “гламур” башкаручысы Салават Миннеханов турында булыр.

Салават Миннеханов 1979 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасының Азнакай шәһәрендә дньяга килә. Мәктәпне тәмамлауга, Алабуга Дәүләт Педагогик Университетына укырга керә. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм Муниципаль берәмлекләр белән идарә итү Академиясендә дә укый.
Салаватның гаиләсе җыр-моңга, музыкага бик оста була: әтисе гармунда, Салават абыйсы белән курайда, ә энесе кубызда яхшы уйный, әнисе бик матур җырлый.

17 яшеннән үк Салават Миннеханов мөстәкыйль тормыш башлый. Башта оператор булып эшли, соңыннан “Азнакай” телерадиокомпаниясендә үз телевизион тапшыруын ачып җибәрә. Аннары “Азнакаевснефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенә эшкә урнаша.
2002 елда Салават Азнакай шәһәрендә “Релакс” төнге клубын ача.

Зур сәхнәгә Салават Миннеханов 2004 елда “Яшь йөрәкләр” (“Йолдызлар фабрикасы”) проекты ярдәмендә чыга. Шул ук елны ул Дилә Нигъмәтуллина белән бергә “Аңлашырга иде…” җырын башкара. Салаватның беренче җыры “Абау җаным” дип исемләнгән.

2005, 2006, 2007, 2010 елларда Салават Миннеханов “Татар җыры” бәйгесендә “Алтын Барска” ия була.
2007 елда Салаватның дебют җыентыгы дөнья күрә.

2008 елда Салават Миннеханов Иркә, “ЭССЕ” төркеме солистлары белән “Яшьләр ни генә кылмый” дигән уникаль проект оештыралар һәм шул проект кысаларында Татарстанның 18 районында концерт куялар.

Салават Миннехановны тамашачы шулай ук актер буларак та белә. Ул “Әтәчсез иртә ни китерә?” дигән кыскаметражлы фильмда шәһәр егете ролен башкара.
Салават Миннехановның үзенчәлекле стильдә иҗат итүе аны татар сәхнәсенең уникаль җырчысына әверелдерә. Бәлки шуңадыр, концертларына ул яшьләрне генә түгел, өлкән буын вәкилләрен дә җыя.
