Сәләт фестивале, Биләр 2010.

9 — 12 июльдә Биләр шәһәрендә «Сәләт» яшьләр оешмасының 14 нче фестивале үтте.

«Сәләт» — Татарстанда оешкан яшьләр оешмасы. Анда республиканың иң талантлы яшьләрен генә алырга тырышалар. «Сәләт»тә татар теленә карата хөрмәт тәрбиялиләр, шуңа күрә җәйге лагерьларда яшьләр татарча гына сөйләшә.

Быел бабаларыбыз җире — Биләрдә — дүрт лагерь очрашты — «Сәләт — Раушан», «Сәләт — Бөгелмә», Сәләт — Рухият», «Сәләт — Саба».

Үзләренең талантларын күрсәтер өчен яшьләр республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан, хәтта чит илләрдән дә килгәннәр иде.

«Раушан», «Бөгелмә», «Саба» һәм «Рухият» командалары бар өлкәдәге кубоклар өчен дә көч сынашты: КВН, презентацияләр, шахмат, футбол, волейбол, интеллектуаль уеннар.

Чаралар югары дәрәҗәдә үтсәләр дә, һава торышы сынатты. Эсселеккә чыдый алмыйча, балалар арасында аң җую очраклары да булгалады. Аларга кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтелде. Фестивальнең өченче көнендә лагерьны давыл каплап китте. Ул шактый палаткаларны очыртты. Әлеге күңелсезлекләргә дә карамастан, балалар кәефләрен төшермичә бердәм булдылар. Көндәш командалар бер-берсенә  палаткаларын җыерга булыштылар, әйдәманнар үз балаларына гына түгел, башка лагерь балаларына да ярдәм күрсәттеләр.

Фестивальнең ябылу тантанасына Татарстан Республикасының премьер-министры ярдәмчесе — мәдәният министры Зилә Вәлиева килде. Ул бу эсседә ачык кырда биеп, җырлап йөрүче балаларны күреп үзенең гаҗәпләнүен белдерде.

Фестивальгә йомгак ясап «Сәләт — Раушан» лагереның өлкән әйдәманы Денис Каримов быел балалар йөз процент көч куйдылар дип билгеләп үтте.