Рубин Барселонага җиңелеп, Чемпионнар лигасыннан төшеп калды

Чемпионнар Лигасының соңгы тур группа этабындагы матчта Казан футбол клубы “Рубин” Испаниянең “Барселона”сына җиңелде. Казанлылар каталонлыларга 0:2 хисабына оттырдылар. Голларны җиңүчеләр командасыннан Андреу Фонтас һәм Виктор Васкес кертте. Чемпионнар Лигасының D төркемендә Рубин өченче урын алып, төшеп калды.

Футбол кырына Барселонаның төп составыннан куп уенчылар чыкмады- Виктор Вальдес, Карлес Пуйоль, Андрес Иньеста һәм башкалар, ә инде Лионель Месси ны 62нче минутта гына чыгардылар.

Фонтас голны штраф мэйданы уртасыннан 51нче минутта  рикошет ярдәмендә кертте. Икенче голны Васкес 83нче минутта кертте.

D төркеменең икенче матчында “Копенгаген” командасы “Панатинаикос”ны 3:1 хисабы белән җиңеп, финалның 1/8енә утте. “Барселона” беренче урын алды, ә “Рубин”, өченче урын алып, финалның 1/16ендә калды.

А, В һәм С группаларының матчлары шулай ук 7 нче декабрьдә булды. Финалның 1/8енә “Тоттенхэм”, “Интер”(Милан),”Шальке”,”Лион”, “Манчестер юнайтед” һәм “Валенсия” үтте.