Римма Ибрагимова

Римма Ибрагимова

Артист турында:

Римма Ибрагимова (Ибраһимова Римма) Мөбарәк кызы 1950 елның 15 июлендә Татарстанның Балтач районы Түбән Кенә авылында туа. Римма кечкенә чагыннан ук музыка дөньясына ләгә – аның әнисе – оста гармунчы, әтисе – моңлы тавышлы җырчы була.

1967нче елда мәктәпне тәмамлап, Казанга килеп, эшкә урнаша. Шул ук вакытта мәшһүр Сара Садыйкова М.Горький исемендәге мәдәният сарае каршында оештырган сәнгать түгәрәгенә йөри.

Соңырак Мәхмүт Нигъмәтҗанов Римма Ибрагимова Мәскәүгә махсус курсларга җибәрә. Ике ел Мәскәүдә укып ,Римма Казанга кайта, монда Зиннур Нурмөхәммәтов җитәкчелеге астында эшли. Шул ук вакытта Казан музыка училищесында белем ала.

1983нче елда Римма ханым Татар Дәүләт филармониясендә эшли башлый.

Римам Ибрагимова 1982 елда Татарстанның атказанган артисткасы исеменә лаек була, соңырак, 1985 елда ул Татарстанның халык артисткасы була.

Хәзерге көндә Римма ханым лаеклы ялда, ләкин татр эстрадасы сәхнәсендә Римма Ибрагимова юлын улы –Фәрит Таишев дәвам итә.

Клиплар: