Яңа мәкаләләр
Резеда Шарафиева
Артист турында:
Резеда Шарафиева сәхнәгә соң чыкты. Баштан ул укытучы булырга хыялланып, Мензәлә педучилищесын бетерә. Бер ел авылда тәрбияче булып эшләгәч, Резеда бу эш аның өчен түгел икәнен аңлый.
Казанга килеп рассәм-оформительга укып, елдан артык “Хатын кызлар кибетендә” эшләде. Шул вакытта Ярчаллыда “Кыйбла” клубы ачыла. Резеда ханым шул клубка йөри, рәсемнәр ясый. Ә күрше бүлмәдә җырчылар җыела иде.
Берзаман Резеда Шарафиева аларга кереп “Минем дә җырлыйсым килә” дип әйтә. Аннары соң бер-бер артлы репетицияләр башлана, һәм Резедә ханым шәһәрдә узган җырчылар бәйгесендә беренче урын ала. Анда аны “Сердәш” төркеме җитәкчесе Ринат Губайдуллин куреп ала һәм сәхнәгә чыгара.
Аның яраткан дусты – Идрис Газиев, Резедә Шарафиева фикеренчә ул бик хисле, сәләтле артист. Җырчының хыялларында чит телләрдә җырларны башкарырга. Чигән җырларын, романсларны, француз телендәге әсәрләрне башкарасы килә.
Хәзерге көндә Резедә искиткеч җырчы һәм яраткан ана һәм хатын — Резедәнең ире Фәнис һәм биш яшлек кызы Зөләйха бар.
Клиплар: