Рәссам 10 ай буена ялгызлык рәсемен ясаган

Ун айдан артык, көненә унар сәгать эшләп, ялсыз, Бруклин рәссамы Джо Фентон үзенең масштаб проектын ясаган.
Ул көннәр буе искиткеч зур — 2,4 метр югарылыгы, 1,5 метр озынлыгы — кәгазъ өстендә эшләгән.
Баштан карандаш, ә аннары гади каләм ярдәме белән ул дөньядагы иң матур «Ялгызлык»ны бүләк иткән.

Рәссам фикере буенча, бу «Ялгызлык» пазл сыман күп төрле өлешләрдән тора. Аларның күбесе религия темасына кагыла.