Рәсем ясамыйча рәсем ясау

Беләсегез килсә, рәсемне ясамыйча да рәсем ясап була икән.
Бу мәзәк түгел, дуслар.
Бу бары тик сәләт һәм эшчәнлек нәтиҗәсе.
Аста сүрәтләнгән рәсемнәр ак кәгазьдә  буи торган әйберләрнең бер тамчысын да кулланмыйча ясалган.

Бу сәләтле рәссам Германиядә яши. Саймон Шуберт (Simon Schubert) рәсемнәрне чип-чиста биттә бары тик куллары ярдәме белән генә ясый.
Ул рәсемнәрен ясар өчен кәгазьне  төрлечә бөгә, баса.
Нәтиҗәдә гадәттән тыш 3-D рәсемнәр килеп чыга. Рәсемнәрнең бер генә кимчелеге бар — аларны 3 метрдан ераграк күреп булмый.