Пычрак машиналардагы иҗат

Америка рәссамы Скотт Уэйд өчен пычрак машина — аны юар өчен сәбәп түгел, рәсем ясарга сәбәп. Ул кулына чукны ала да искитәрлек рәсемнәрне ясый!
Юл тузаны искиткеч «материал» булуы инде күптән билгеле: сез, һичшиксез, «Мине юып ал» дигән язмаларны күргәнсездер.

Ә менә Скотт Уэйд алгарак барып, пычырак машиналарны  язмалар өчен генә түгел, рәсемнәре өчен куллана, бу машиналар аның өчен — кәгазь сыман.
Буш вакытында Скотт барлык вакытын машиналарда төрле каррикатуралар, портретлар, пейзажлар ясап уздыра.