КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Пычрак машиналарда ясалган рәсемнәр
Дуслар, сез урамнарда күргән пычрак машиналарда ясалган рәсемнәр турында сүз барыр дип уйласагыз, бик каты ялгышасыз. Дөресен генә әйткәндә, шундый пычрак автода ясалган рәсем дә сәнгать әсәре кебек гаҗәеп матур була ала.
Кемдер машинасын юа, ә кемгәдер анарда рәсем ясарга җиңелрәк. Урам тузанында рәсемнәр ясарга бик җиңел булуы инде күптән аңлашылган иде — кешеләрнең күбесе «Мине юып куй» дип язалар, ә менә аста күрсәтелгән кебек матур рәсемнәрне чын рәссам гына ясый аладыр.





