КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Пуле — дөньядагы иң кыйбат сыр
Дөньядагы иң кыйбат сыр Сербиянең иң билгеле тыюлыкларның берсендә, Засавика шәһәрендәге ишәкләр фермасында ясала.
«Пуле» исемле сыр ана ишәк сөтеннән ясалган, һәм аның бәясе — 1200 доллар килограмм өчен.
Бу ферманың бер эшчесе сүзләре буенча, бу сырның 1 килограммын ясар өчен 25 литр ана ишәк сөте кирәк.

Ак, тарала торган сыр тышкы кыяфәте белән Испаниядә ясала торган манчего сырына охшаган. Ләкин пуле тәме күпкә баерак.
Ә манчего, әлбәттә, күпкә тыйнаграк сыр төре, ул европа кибетләрендә сатыла, һәм килограммы 20 доллар тора.



