Президентлар сәгатләре

Гади кешеләр  сәгать белән  вакытны белер өчен кулланса, президентлар, премьерлар сәгатләре белән үз данын күрсәтә. Могаен, алар  сәгатләренә карап үзләренең көче белән сокланалардыр, шул сәгать бәясен гади кеше  гомере буена да җыя алмас бит.

Игътибарыгызга илләр белән идарә итүче кешеләр сәгатләрен тәкъдим итәбез. Иң кыйбатларыннан башлыйбыз.

1. Италиянең Министрлар Советы рәисе  Сильвио Берлускони. Сәгате «Vacheron Konstantin» 16,5 миллион тора.

2. Чечнә республикасы президенты Рамзан Кадыров.  Сәгате «Bovet» 8,4 миллион сум тора.

3. Рәссәй Федерациясе президенты Дмитрий Медведев. «Breguet»сәгатенең бәясе 900 мең . Хатынында да шул фирма сәгате, һәм бәясе дә шл ук.

4. Франция президенты Николя Саркози. Сәгате «Rolex Daytona», бәясе төгәл билгеле түгел, 36,5 — 750 мең сум тирәсендә.

5. Рәссәй Федерациясе хөкүмәт башлыгы Владимир Путин сәгате «Blancpain» фирмасы, Leman Aqualung Grande Date моделе. Бәясе 300 мең.

6. Америка кушмма штатлары президенты Барак Обама сәгате бәясе буенча рекорд куя.  Кытайда ясалган Jorg Gray 6500  сәгате бары тик 12 мең сум тора.