Попугай өчен скутер

Без барыбызда үзебезнең хайваннарыбызны яратабыз. Әлбәттә, һәркем үзенчә алар артыннан карый.
Кемдер ашата гына, кемдер хайваны өчен кечкенә йортны төзе, ә менә бер егет кошына электрик скутер ясаган.

Флорида университетының инженерия факультеты студенты  Andrew Grey үзенең попугае өчен җиңел транспортны ясаган. Скутер белән джойстик ярдәме белән идарә итеп була — попугай анарга томшыгы белән баса.
Зарядкасы бетә башлагач, скутер автоматик рәвештә док-станциясенә кайта.