Подъезд — иҗади урын

Астрахан шәһәрендә бер бик тә сәләтле рәссам гап-гади подъездтан чын картиналар галереясын ясаган. Бу йортта яшәгән кешеләр шул подъездка кергәндә, бик җиңел үзләрен тәбигатькә эләккән дип саныйлар.

Чынлап та — беренче кат — каеннар урманы, икенче кат — елга буйлары… Фотоларга карап подъездны да танырга авыр!

Подъезд стеналарында рәсем ясарга дигән фикер аның яшәүчесе һәм шулай ук профессиональ рәссам- Борис Черненко башына килгән.