Пластик хирургия нәтиҗәләре

Психиятриядә «дисморфофобия» термины бар. Шул чакта сезнең чын кыяфәтегез, матурлыгыгыз мөһим түгел — сез үз-үзегезгә ошамыйсы (тулысынчә, яки урыннар буенча).  Кемдер шуның белән яши, ә кемдер пластик хирургларның хәрвакыттагы клиенты була. Ул инде беркайчанда нәтиҗәдәге кыяфәте белән килешә алмый, гел яхшыртырга тели.

Әлбәттә, кайчак шундый операцияләр кирәк була, ләкин монда кешеләр баштан ук матур булып үзен бозган мисаллар китерелә.

Джослин Вильденштейн үзен хатын кыз — мәче дип саный. Шуңа күрә 12 артык операция ясаган.

Сергей Зверев авариядән соң операцияләр эшли башлап , туктый алмаган.

Шер яше белән килешә алмый. 70 яштә 20гә күренергә тели.

Майкл Джексон баштан кара тәнле булырга теләмийчә, битен агарткан. Шуннан барлык бәләләр килеп чыккан.

Лоло Феррари зур күкрәкне теләп туктый алмый.

Кортни Лав зуррак иреннәр һәм зуррак күкрәкләр аны матурайта дип уйлаган.

Мики Рурк актер гына түгел, ул шулай ук боксер. Менә бокс аны хирургларга китергән дә.