Оригиналь ярәшү балдагы

Мин кайчан булса да кияүгә чыксам, нәкъ шундый балдакларны сайлармын, һичшиксез. Минемчә бу искиткеч нәрсә — син балдакны салсаң да, барыбер яраткан кешең турында оныта алмассың  — бармагыңда балдак урынына кечкенә генә йөрәк булыр.

Әлбәттә, хыянәт итүчеләргә бу балдаклар туры килмәс, ләкин без алар турында сөйләмибез бит 🙂

Бу чын гашыйклар балдагы, һәм нигә ул бик популяр булмагандыр билгесез.