Олы «Маугли»

Зоолог һәм хайваннар бихевиористы Кевин Ричардсонны (Kevin Richardson) нәкъ шулай атап була — олы «Маугли». Ул танылган малай кебек хайваннар белән үсмәгән, ләкин ул арысланнар, гепардлар, капланнар һәм сыртланнар кебек кыргый хайваннар белән теге Мауглидан да яхшырак аралаша.

Кевин Ричардсон инде 10 елдан артык кыргый хайваннар белән эшли, һәм аны еш кына «ерткычларны әфсенләүче» кеше дип атыйлар.  Ричардсон гадәти дрессировка приемнары белән кулланмый, ул хайваннарны үзенә таяклар һәм чылбырлар белән буйсындырырга тырышмый. Алар урынына мәхәббәт, үзәара аңлашу һәм ышаныч бар,- дип саный ул.