КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Олимпиадага багшлап, Рәссәйдә яңа йөз сумлык купюра чыгачак
Олимпиада-2014 башына чыгарга тиеш булган йөз сумлык купюралар зәңгәр һәм күк төсләрдә ясалган.
Яңа банкноталар вертикаль ориентацияле булачак, һәм аларны бу елның октябрендә бастырырга җыеналар — Олимпиадага 100 көн калганда.

Акчаның бер ягында Сочи өстеннән оча торган сноубордист сүрәтләнгән, ә икенче ягыннан — стадион, олимпия уеннары төрләре һәм бәхет кошы.
Бу купюраларның тиражы — 10 миллион нөсхә.
Луковский сюзләре буенча, Рәссәйдә истәлекле банкноталар беренче тапкыр чыгарыла.


