КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Нью-Йорк штатында йорт-бункер сатыла
Нью-Йорк штатында $750 мең өчен йорт-бункерны сатып алып була.
Бу йорт гап-гади йорт булып күренә, ләкин ул хуҗасын атом шартлаудан да саклый ала!

Гадәттән тыш йорт Адирондак тауларында урнашкан, һәм тышкы кыяфәте белән калган йортлардан аерылмый. Ул урман белән чолганган, һәм анда самолет өчен утырыш юлы да бар!

Йорт хуҗасы Брюс Франциско сүзләре буенча, кеше 37 метрга аска төшеп үз күзләре белән барысын да күрмәсә, ул тулы иминлектә булганын аңламас. Бу йорт 50-нче еллар ахырында төзелгән.



