Нью-Делидагы күзәтмә тәгәрмәче

Нью-Делида, кызганычка каршы, бик еш электричествоны өзәләр. Шул хәл аркасында күп нәрсәләрне элекр юллардан башка эшләтергә тырышалар. Менә, мәсәлән, клиентларны югалтмас өчен, күзәтмә тәгәрмәчен дә электричестводан башка эшләтергә булдылар.

Сез, әлбәттә, ничек дип сорарсыз. Бик җиңел. Кеше көче ярдәме белән. Әйе-әйе, аны кешеләр борып тора. Бу качель түгел, аны шулай ук җиңел кузгалтып булмый, ләкин алар барысын да җайлаштырганнар.