КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Наоми Кэмпбел өчен эко-йорт
Бүләкләр, белгәнегезчә, төрле була. Кемдер 101 чәчәкне яраткан хатынына бүләк итә, кемдер китапны гына, кемдер машинаны бүләк дип саный, ә кемдер кәнфитләрне генә бүләккә сатып ала. Дөресен генә әйткәндә, «Иң яхшы бүләк — ул менә бу нәрсә» дип әйтеп булмый. Ләкин чынлап та яхшы буләк турында әйтмичә кала алмыйбыз.
Миллиардер Владислав Доронин Төркиядәге кечкенә утрауда төзелгән мап-матур эко-йортны яраткан хатынына Наоми Кэмпбелга буләк иткән. Өстән караганда бу йорт египетлар символы — бог Гора күзен тасвирлый.




