КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Моменталь фотолар өчен камера
Сез барыгызда танылган Полароид фотоаппаратын хәтелисездер — аның ярдәме белән моменталь фотоларны ясап була иде.
Менә син «чыпчыкны чыгардың» — һәм шундук фото чыга.
Fuji оешмасы чыгарган фотоаппарат нәрсә беләндер шул Полароидны искә төшерә, ләкин ул шундый зур түгел, бу камера уенчыкка охшаган.

Бу фотоаппарат ике батарейкада яки аккумуляторда эшли, ә пленка урынына эченә специаль кассета куела, бу кассета ярдәме белән 10 фото ясап була.
«25 Instax Mini» ясый торган фотоларның зурлыгы гади кредиткадан зуррак түгел.
Белгәнебезчә, бу фотоаппаратның киләчәк бәясе 7 мең сум тирәсендә булачак.



