Могҗизалы террасалы кырлар

Тәбигать могҗизалары белән сокланырга туктап булмый. Көннән көнгә дөнья безне яңадан-яңа гадәттән тыш күренешләр белән таныштыра. Менә бу юлы Кытайдагы  шаккатырлык матур кырлар. Террасалар кебек ярнаша торган рис кырлары киң баскычка, яки диңгездәге дулкыннарга охшаган. Уңыш акытында алар тагын да матуррак була.

Бу кырлар тауда урнаша, һәм аларның озынлыгы берничә йөз метрга кадәр җитә.
Бу кырларны 2500 ел элек хәзерге хань халкының борыңгы бабалары үстерә башлаган, ә 14 гасырда бү үстерү юлы барлык Кытай буенча таралган.