Миллион евролык тәңкә

Без күптән түгел генә төрле гадәттән тыш тәңкәләр турында язган идек.
Хәтерләсәгез, кайберләренең бәясе чын номиналыннан күпкә зуррак булган иде.
Ләкин без тагын бер уникаль тәңкә турында онытканбыз.
Аның бәясе миллион евро тирәсендә!

Бу Европаның иң зур алтын тәңкәсе.
Беләсегез килсә, аның исеме дә бар.  Ни өчендер анарга ирләр исемен биргәннәр — «Зур Фил».
Бу тәңкәнең авырлыгы 31 килограмм, ә бәясе 1,3 миллион евро.
Аны тамашачыларга Гамбургның «Pro Aurum» сәүдә йорты тәкъдим иткән.