Менә шундый патриот

Туган илен һәркем үзенчә ярата. Кемдер чалбарына флаг рәсемен ясый, кемдер илен яклап сугышка китә. Сугыш булмаган көннәрдә кешеләр үз мәхәббәтен төрлечә күрсәтә. Менә бу машина хуҗасы, күргәнебезчә, Рәссәйне бик ярата. Яратмаса машинасы белән шуны ясамас иде.

Дөресен генә әйткәндә, шул машинаны күрүгә кәеф күтәрелә. Ул әле караңгыда яктырта. Шундый машинада Рәссәй спорт командалар җиңгән көннәрдә йөрергә бигрәк тә яхшыдыр.