КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Мәхәббәт турында
Мәхәббәтне торлечә күрсәтеп була. Кемдер мәхәббәт сүзләрен әйтеп, чынбарлыкта сүзләрне җилгә генә ташлый, кемдер «Мин сине яратам» дип бик сирәк әйтсәдә, аның мәхәббәте тоелып тора. Менә Кытайда яшәгән Юй Чжэньхуаньның кызы аны чынлап та ярата. Юй Чжэньхуань дөньядагы иң йонлач кеше булуына карамастан.
Аның яраткан кызы бер кытай форумында аларның сүрәтләрен урнаштырган. Шунда ук алар тату һәм бик бәхетле итеп яшәгәннәре, бергә саяхәт итүләре турында язып куйган. Күргәнегезчә, һәркемдә аны ярата торган кеше булырга мөмкин.





