Мәзәк: бу пластик калфаклар нәрсә өчен кирәк икән?

Дуслар, сезнеңчә бу пластик калфаклар нәрсә өчен кирәк? Аларны кемдер нәрсә өчендер уйлап чыгарган бит. Дөресен генә әйткәндә, бу бик тәк кирәкле әйбер. Нәрсә өчен кирәклеген әйтә аласызмы? Белмәсәгез, аска карагыз 🙂

Бу пластик калфаклар «Heels Above» оешмасының ясалмасы. Алар хатын-кызлар һәм аларның аяк киемнәре өчен уйлап чыгарылган. Шул калфаклар ярдәме белән, кызлар үзенең туфлиларының үкчәләрен бозмыйча начар юллардан йөри ала!